ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин: “Замана мөселманнары рибаны икътисадның аерылгысыз өлеше дип саный”

4 июль 2017, 20:45 , Фото: http://dumrt.ru

Камил Сәмигуллин: “Замана мөселманнары рибаны икътисадның аерылгысыз өлеше дип саный” Татарстан мөфтие риба һәм ришвәткә карата исламча аңлатма биргән.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ").Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Реальное время" интернет-газетасында үзенең язмаларын бастыруны дәвам итә. Берничә дини материалы дөнья күргәннән соң, мөфти хәзрәтләре рибачылык (зур процент бәрабәренә бурычка акча бирү, акча арттыру)  һәм ришвәтчелек мәсьәләләрендә туктала. Әлеге күренешләр ислам тарафыннан тыелганлыгын дәллиләп, Камил хәзрәт Коръәннән аятьләр һәм төрле хәдисләр китерә. Камил хәзрәт Сәмигуллин үз мәкаләсендә җәмгыятьтәге рибачылыкка һәм ришвәтчелеккә ислам күзлегеннән аңлатма бирә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие фикеренчә, "кызганычка каршы, заманча мөселманнар көнбатыш алымына тиз җайлашты. Шул рәвешле алар рибачылыкны икътисади тормышның аерылгысыз бер өлеше итеп карый башлады”. Ислам дине капиталны пассив һәм кирәксез элемент итеп карамый, киресенчә, булган малны җитештерү өлкәсенә, сәүдәгә инвестицияләүне хуплый һәм рибаның таралуына шул сәбәпле киртә тудыра", дип аңлатма бирә Камил хәзрәт.

Камил Сәмигуллин ассызыклаганча, ислам динендә тыелган юллар белән акча эшләү социаль ризасызлыкка китерергә мөмкин һәм хаос, тәртипсезлеккә җирлек булып тора."
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10