ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты Испания илчесе белән очрашуда: Бүген уңай мөнәсәбәтләрне саклау мөһим
Дәүләт депутатлары аерым төр салым ташламаларын саклау өчен тавыш бирде
"Татар-информ" "Салават" җыр театрының хәйрия концертын онлайн күрсәтә
Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан
Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши

Мәдәният

2017 елның Казан Сабан туе батыры билгеле булды

15 июль 2017, 16:21 , Фото: Алмаз Шигабутдинов, Рамиль Гали

2017 елның Казан Сабан туе батыры билгеле булды Батыр тәкә һәм машина белән бүләкләнде.

 (Казан, 15 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов) Бүген Казанның Мирный бистәсе Каенлыгында татар милли бәйрәме - Сабан туе узды. Сабан туеның абсолют батыр исемен Вахитов районы өчен көрәшүче Лениз Абдуллин яулады.

Казан Сабан туеның батыры "Татар-информ" хәбәрчесенә үз хис-кичерешләрен сөйләп китте. Шулай ук ул яшь көрәшчеләргә дә киңәшләрен әйтте.

"Мин әле аңлап бетерә алмыйм, әмма җиңүемне беләм. Бу җиңүгә озак еллар буе бардым. Миңа булышкан, минем өчен җан аткан барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә", - диде ул.

"Мин 2002 елдан бирле республика ярышларында, Сабан туйларында катнашып киләм. Казан Сабан туен беренче тапкыр алам. Ярышларда мин Вахитов районы өчен көрәшәм. Чыгышым белән Кама Тамагыннан", - диде батыр.

Сабантуй Березовая роща.

Абдуллин яшь көрәшчеләргә дә үзенең киңәшләрен әйтеп китте.

"Яшьләр спорт залларына күбрәк йөрсеннәр. Күбрәк көрәш белән шөгыльләнергә кирәк. Мин үзем дә җиңәрмен дип уйламаган идем, әмма шөгыльләнгәч барсы да була", - диде Лениз Абдуллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10