ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә ял итү өчен иң популяр урыннар билгеле булды

26 июль 2017, 13:47

Туризм буенча федераль агентлык, Сочи, Симферополь, Санкт-Петербург һәм Минеральные Водыны туристларның иң яраткан урыннары, дип атады.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Сочи, Симферополь, Санкт-Петербург һәм Минеральные Воды – туристларның быелгы яртыеллыкта иң яраткан урыннары булган. Бу хакта Россиянең Туризм буенча федераль агентлыгы җиткерә, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Бигрәк тә Минеральные Воды шәһәрендә ял итүгә ихтыяҗ зур икән. Россия шәһәрләреннән бирегә авиабилетлар сату узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 65 процентка арткан. Шул ук вакытта очыш бәясе 21 процентка кимегән – 6 449 сумнан 5 128 сумга калган.

Быел беренче яртыеллыкта авиабилетларның гомуми сатылу күләме 55 процентка арткан.

Исегезгә төшерәбез, Россия курортлары үзлектән сәяхәт итүчеләр ихтыяҗы буенча бу җәйдә лидер булды, дип хәбәр ителгән иде. Россиянең үзлектән сәяхәт итүчеләре пляж юнәлеше буенча күбрәк Симферополь һәм Сочины сайлаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10