ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Горки-Әмәт урманында көрәшчеләр осталык классы уздыра

2 август 2017, 08:22

Биредә теләге булган һәр кешегә көрәшчеләр белән бил алышып карау мөмкинлеге дә тудырыла.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 5 августта Казанның Горки-Әмәт урманында көрәшчеләр ачык осталык класслары уздыра – милли көрәш буенча дәресләр бирә, дип хәбәр иттеләр Халыкара көрәш федерациясе һәм Россиянең көрәш федерациясеннән.

Әлеге спорт чарасының беренче өлешендә һәр теләгән кеше үзен көрәш келәмендә сынап, хәтта көрәшчеләр белән бил алышып карый ала. Аннан соң кунакларны төрле тамашалар көтә. Шуларның берсе – 50 волонтерның язулы зур шарларны һавага очыруы булачак.

Мондый акцияләр Швеция, Белоруссия, Болгария, Франция, Украина һәм Пакистанда узуы мәгълүм. Флешмоб вакытында төшерелгән видео көрәш турында фильм әзерләгән вакытта файдаланылачак, диелә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10