ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Рубин" футболчылары Мәскәүдә ЦСКА командасын отты

6 август 2017, 19:35

Уен язмышын Бразилия һөҗүмчесе Жонатасның керткән ике тубы хәл итте.

 (Казан, 6 август, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футболчылары Россия футбол премьер-лигасының 4 нче турында Мәскәүдә ЦСКА командасын отты – 2:1.

Уен язмышын беренче тайм башында ук Бразилия һөҗүмчесе Жонатасның керткән ике тубы хәл итте. ЦСКА футболчылары шунда ук җавап тубы кертә алса да, "Рубин" җиңүне кулдан ычкындырмады. Бу "Рубин"ның ЦСКА командасын соңгы 3 елда беренче тапкыр җиңүе булды. Шулай итеп, Корбан Бердыев шәкертләре рәттән икенче уенда уңышка ирешә.

9 августта "Рубин" футболчылары "Казан Арена"да "Локомотив" командасын кабул итә.

Футбол. Россия чемпионаты. 4 нче тур. ЦСКА (Мәскәү) – "Рубин" (Казан) – 1:2 (1:2). Голлар: 0:1 – Жонатас, 2; 0:2 – Жонатас, 10; 1:2 – Щенников, 13.

"Рубин"ның составы: Рыжиков, Нәбиуллин, Гранат, Камболов, Мвила (Сонг), Кудряшов, Бауэр, Цакташ (Җамалетдинов, 62), Оздоев, Азмун (Карадениз, 68), Жонатас.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10