ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: Абитуриентлар саны якынча билгеле

7 август 2017, 11:58

Рәфыйк Мөхәммәтшин әлегә Россия ислам институты ректоры вазифаларын да башкара.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Болгар ислам академиясенең президенты һәм ректоры кем буласы ачыкланды. Карар югары уку йортын гамәлгә куючылар советы утырышында кабул ителде. Болгар ислам академиясе президенты булып Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков билгеләнде, ректор вазифасын Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин башкарачак.

Рәфыйк Мөхәммәтшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдерүенчә, ректор итеп билгеләнүе хакында сүзләр элек тә булган, шуңа да яңа вазифа гаҗәпләндерү тудырмаган.

“Болгар ислам академиясе проблемалары белән мин күптәннән шөгыльләнәм. Бөтен программаларны эшләдек, укытучылар буенча стандартларны булдырдык. Хәзер исә студентларны туплау процессы дәвам итә, шул эшне тәмамларга кирәк. Лицензия алу процессы бара”, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, абитуриентлар саны 30дан 60ка кадәр булуы мөмкин. Шуларның 30-40ы Болгар ислам академиясендә белем алу хокукына ия булачак.

“Россия ислам институты ректоры вазифасыннан китү-китмәү мәсьәләсе әле хәл ителеп бетмәде. Ике эшне дә алып бару авыррак булыр. Бер яктан, кластер дигән төшенчә бар. Дөнья уку йорталарында укыту системасы һөнәри уку йортларыннан алып, югары уку йортларына кадәр кластер буларак оештырыла”, – диде Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры.

Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ул Россия ислам институты ректоры вазифасыннан киткән очракта, аның урынына әлегә кем киләсе билгеле түгел. Әмма ул яшь кадрлар булуын һәм “читтән” кеше килмәячәген әйтеп узды.

“Мөфти урынбасары вазифасын башкару мәсьәләсе буенча да әле фикер алышу булмады. Бер яктан караганда, вазифалар күп, икенче яктан бу бер системаны тәшкил итә. Әлбәттә инде, 60 яшьтән узгач, шуның кадәр вазифа йөкләү кирәкми. Үзең турында, оныклар тәрбияләү турында да уйларга кирәк. Әмма ислам белем бирү системасын без бер система буларак “җыештырып” киләбез. Әгәр дә шул бер буынның эше туктала башласа, проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Болгар ислам академиясе язмышы Россия ислам институты һәм башка ислам уку йортлары белән бәйле бит. Әгәр анда килгән кешенеСтудең күзаллавы башкача булса, Болгар ислам академиясе бер төрле укытса, Россия ислам институтында укыту икенче төрле булып, аннан чыккан абитуриентлар академиягә килмибез дисә... Аның ул ягы да бар бит”, – дип аңлатма бирде Рәфыйк Мөхәммәтшин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10