ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тулада Татар мәдәнияте көне оештырыла

10 август 2017, 21:45

Туланың “Татар кызы-2017” гүзәллек һәм талант бәйгесе җиңүчесе дә шул көнне билгеле булачак.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”). Тула шәһәренең Үзәк паркында 19 августта “Татар мәдәнияте көне” үтәчәк. Милли мәдәният бәйрәме XI Төбәкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә Тула өлкәсе Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Кунакларны татар җыр-биюләре, халыкның милли йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырачаклар. Туланың “Татар кызы-2017” гүзәллек һәм талант бәйгесе җиңүчесе дә шушы көнне билгеле булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10