ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Авыл

Татарстанда 34 мең гектар мәйданда кулланылышта булмаган җир кишәрлекләре бар

15 август 2017, 11:53

Аларны авыл хуҗалыгы тармагы өчен әйләнешкә кертүдә чаралар күрелә.
(Казан,15 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Республикада 30 меңнән артык файдаланылмый торган җир бар. Бу хакта бүген Биектау районының Зур Ковал авылында узган Россельхознадзор оешмасы Татарстан идарәсенең күчмә семинары барышында билгеле булды.
 
"Иң киң таралган тәртип бозу очрагы булып бүген дә җирне һәм туфракны җил, су тәэсиреннән саклау буенча чаралар күрелмәү тора, – диде Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Иванов. 
 
Аның сүзләренчә, күпчелек авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәре һәм агач-куак үсә.
 
"Июнь аенда гына да Татарстан Республикасы Россельхознадзор идарәсе республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре, җир һәм милек палатасы белән берлектә тикшерү эшләре уздырды. Республика буенча кулланылмый торган 34 мең гектар мәйданда җир кишәрлекләре бар. Бүген аларны авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча чаралар күрелә. Әлеге тәртип бозуларга карата 52 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Салынган штраф күләме 2,3 миллион сум тәшкил итә, – диде Иванов.
 
Исегезгә төшерәбез, бүген Биектау районының Зур Ковал авылында Татарстан Республикасы Россельхознадзор оешмасының күчмә киңәшмәсе уза. Анда агач-куак белән капланган авыл хуҗалыгы җирләре проблемасы күтәрелә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10