ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Республикада нематода авыруыннан зарарланган җирләр бар

15 август 2017, 12:43

Аның гомуми мәйданы 1183,2 гектар тәшкил итә.
(Биектау, 15 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда алтынсу нематода белән зарарланган җирләр бар. "Карантин игълан ителмәсә дә, республиканың 14 районында мондый хәл күзәтелә", –диде Россельхознадзор идарәсенең Татарстан буенча бүлек башлыгы урынбасары Евгений Иванов Биектауда узган күчмә киңәшмәдә.
 
"Идарә тарафыннан ел саен бәрәңге игүче хуҗалыкларда туфрак пробасы алына һәм бәрәңгегә анализ ясала. Әлеге тикшерүләр алтынсу нематода һәм бәрәңгенең бактериаль черүен ачыклау максатыннан кирәк. Бәхеткә, карантин зоналары ачыкланмады. Шулай да республиканың 14 районының 21 авыл җирлегенә караган шәхси хуҗалыкларда әлеге авырулар бар. Фитосанитар зонаның гомум мәйданы 1185,2 гектарны тәшкил итә.
 
Әлеге авырулар килеп чыкмасын һәм таралмасын өчен, белгеч сыналган орлык бәрәңгесе генә утыртырга киңәш итә. Аның сүзләренчә, читтән кертелгән бәрәңге орлыгы белән мавыкмаска кирәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10