ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

"Айсылу" фильмы: Татарстан кинематографистларыннан татар эстрадасына бер караш

17 август 2017, 08:37

Фильмның төп герое – Айсылу – татар эстрадасын яуларга омтылган һәм, аңлашылганча, теләгенә ирешәчәк инвалид кыз бала.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның биш кинотеатрында һәм муниципаль районнарның кинозалларында “Айсылу” фильмы күрсәтелә башлый. Фильмның беренче тамашачылары буларак премьерага – «Тандем» сәүдә үзәгенең «Киномакс» кинозалына журналистлар да чакырылган иде.

Премьера фильма "Айсылу"

Фильмның төп герое – Айсылу – татар эстрадасын яуларга омтылган һәм, аңлашылганча, теләгенә ирешәчәк инвалид кыз бала. Проект авторлары фильмны татар Золушкасы тарихы дип тәкъдим итә. Айсылу ролендә Г.Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина. Фильмда халык артистлары Венера Ганиева һәм Римма Ибраһимова да уйный.

Проект авторы – Казан дәүләт мәдәният институтының Кино сәнгате кафедрасы мөдире, кинорежиссер һәм продюсер Алексей Барыкин. Ул үзе үк сценарий авторы һәм башкарма продюсер да. Режиссерлар икәү – фильмның беренче кисәген Рөстәм Рәшитов, икенчесен Солтан Сөнгатуллин төшергән.

Премьера фильма "Айсылу"

Фильмның бюджеты 1 млн 300 мең сум чамасы.

Фильмның сюжеты бик гади – балачакта юл һәлкатенә юлыгып, култык таяклары белән йөрергә калган Айсылу әнисе белән авылда яши. Авылга клип төшерергә балачакта Айсылу белән уйнап үскән Йосыф кайта. Ул хәзер Казанда танылган продюсер икән һәм Әдилә исемле эстрада йолдызы белән эшли. Табын артында продюсер белән җырчы мөнәсәбәтләре һәм әһәмияте турында бәхәс башлана. Нәтиҗәдә продюсер Йосыф Айсылудан йолдыз ясарга алына һәм аны Казанга алып китә.

Премьера фильма "Айсылу"

“Айсылу”ның Рөстәм Рәшитов төшергән пилот варианты 2015 елда чыкты. Проект авторлары әлеге фильмны тәкъдим иткәндә “Мир” кинотеатрында булган ажиотажны искә төшерә. Ул көнне, чыннан да, бер урынына ике сеанс ясарга туры килгән.

Кинокартинаның финалы 2016 ел азагында “Татар моңы”ның гала-концертында төшерелде – Айсылу образындагы Гөлназ Галимуллина култык таякларында сәхнәгә чыгып “Илкәем” халык җырын башкарды.

Премьера фильма "Айсылу"

Фильмның режиссеры Солтан Сөнгатуллин фильм премьерасыннан соң төшерү төркемен тәкъдим иткәндә, тыйнаклык саклап: “Мин продюсер булсам, безгә кино төшерү эшен ышанып тапшырмас идем”, – диде.

Әмма продюсерлар алай уйламый, ышанып тапшыру гына түгел, әлеге фильмны прокатка чыгарып, киң җәмәгатьчелеккә дә тәкъдим итә. Алексей Барыкин коммерция заллары белән уртак тел табуның кыен булмавын әйтә. Алар фильмны карап чыкканнан соң, һичсүзсез, алырга булганнар. Аның сүзләренә караганда, кичке 19.00 сәгатьтәге сеанс өчен көндезге 14.00 сәгатьтә билетлар сатылып беткән булган.

Премьера фильма "Айсылу"

Фильмның премьерасына Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, киносценарист һәи драматург Мансур Гыйләҗев, Г.Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов һәм башкалар килгән иде.

Проект авторлары фильмның дәвамы булачагына ышандыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10