ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдән Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы
Лаештагы авариядә Чувашстаннан килгән егет имгәнгән
Гомель шәһәрендә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшли
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак

Авыл

Кукмарада терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме узды

23 август 2017, 23:00

Чарага районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чакырылган иде.

 (Кукмара, 23 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районының Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләре өчен бик матур чара оештырылды.Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, министрлыгының нәсел эше буенча идарә җитәкчесе Ришат Зариповлар катнашып, алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар һәм котлау сүзләрен җиткерделәр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Алны-ялны, ару-талуны, зарлануны белми, фермадагы эшне бер көн туктатмыйча хезмәт куючы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше хөрмәткә лаек. Тере җан ияләре белән эшлиләр бит алар, вакытында ашарына бирергә, сөтен саварга, абзарын җыештырырга кирәк һәм тавык чүпләп бетермәслек башка бик күп мәшәкатьләр... "Бүген бәйрәм", - дип, фермага бармый калырга ярамый. Әнә "Урал" хуҗалыгыннан килгән Рәйсә Тимергалиева белән Гүзәлия Гобәйдуллиналар да:

-Төзекләндерелгән Сабантуй мәйданын беренче тапкыр күрәбез, бигрәк матур, уңайлы булган, - диделәр.

-Район Сабан туена килмәгән идегезмени? - димен.

Фермада сменаларының ял көне туры килмәгәч, эшләрен калдырып китә алмаганнар алар. Гүзәлия апа – 1989, ә Рәйсә апа 1996 елдан бирле фермада эшләү дәверендә барысына да күнеккәннәр, бер дә зарланмыйлар.

-Иртәнге сәгать дүртенче яртыда фермада булабыз. Бер сменада дүрт кеше 800гә якын сыер савабыз, дүрт-биш сәгать аягүрә үткәрергә туры килә. Тик шулай да хәзер хезмәтебез шактый җиңеләйде, күп эш компьютерлашкан, - диделәр алар. – Коллектив дус-тату булгач, эшкә сөенә-сөенә барабыз. Җитәкчеләргә рәхмәт, эшебезне бәялиләр, хезмәт хакларын да вакытында алабыз.

Сабантуй бик күңелле иде. Район үзешчәннәре үзләренең матур җыр-моңнары белән күңелләрне җилкендерде. Терлекчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, кул көрәше, аппарат сүтеп-җыю, мишеньга ату һәм башка уеннарда үзләрен сынап карадылар, командалары өчен тирләп-пешеп җан аттылар.

-Аппарат белән гел эшләсәк тә, кеше алдында сүтеп җыйганда каушата икән, - диде "Вахитов" җәмгыятеннән Елена Герасимова. Югыйсә, фермада тагын да зуррак җаваплылык йөкләнгән - берүзенә алтмыш сыерны да саварга туры килә бит. Лена Югары Китәк авылыннан, Тырыш  фермасында өченче елын эшли. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен шулай хөрмәтләгәннәре, ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерде ул.

Ә соңгы уен – аркан тартышу барыннан да мавыктыргычрак булды, минемчә. Хуҗалык җитәкчесе һәм ике хатын-кыздан торган командалар арасында көрәш кискен барды. Егыла-егыла булса да тартышып, бирешергә теләмәде алар. Калганнар исә "әйдә, әйдә", "катырак тарт" дип көч биреп торды. Менә кайда күренә икән бердәмлек! Әйе, менә шундый хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән дә районыбыз терлекчелек буенча республикада алдынгылар рәтендә бара.

Сабантуйда җиңүче хуҗалык командалары:
1 урын – "Восток" җәмгыяте,
2 урын - "Урал" җәмгыяте,
3 урын - "Вахитов" җәмгыяте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10