ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды
Гыйльметдинов: Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый

Авыл

"Зәй” агрофирмасында бөртеклеләр җыю төгәлләнде

7 сентябрь 2017, 03:00

Көзге бодай уңышы урыны-урыны белән 72,5 центнерга кадәр җиткән.

(Зәй,  7 сентябрь, “Татар-информ”, «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). «Зәй” агрофирмасында бөртеклеләр җыю төгәлләнде. Көзге бодай уңышы урыны-урыны белән 72,5 центнерга кадәр җитте, дип яза җирле басма.

Зәйдә, “Союз-Агро”дан кала, урып-җыю эшләрен Зәй” агрофирмасы да тәмамлады. Биредә 6420 га мәйданда бөртеклеләр җыелды. Бер гектардан уртача уңыш 56,7 центнер тирәсе, бөртеклеләрдән тулаем җыем 31 мең тонна тәшкил итә.

Агрофирманының “Шепкә” бүлекчәсе басуына дин әһелләренең изге догалары белән, иң беренчеләрдән булып, арпа чәчелгән иде. Әлеге басуда арпа уңышы гектарыннан 48, 9, аерым алганда “Нур” бүлекчәсендә 52 центнер тирәсе булды. Көзге бодай исә уңышы белән аеруча сөендерде, агрофирма буенча уңыш гектарыннан 65 центнер тирәсе булды. “Шепкә” бүлекчәсе басуында аның уңышы гектарыннан 67-72 центнер , “Нур” бүлекчәсендә исә ул күрсәткеч 72,5 центнерга кадәр җитте.

Агрофирма җитәкчелеге әйтүенчә, язгы чәчү чорында кайда җир җитешкән шунда культураларны чәчәргә тырышканнар, моны соңрак чәчәрбез дип көтеп тормаганнар, күрәсез, барлык культуралар бердәм тишелеп үскән. Көзге бодай кыры фитоспорин, гуми белән тамырдан тукландырылып, гербицид белән эшкәртелде.

- Бөртеклеләр буенча бик яхшы күрсәткечләргә ирешү технологияләрне үтәү, ашламаны күбрәк кертү, чүп үләннәренә, чирләргә каршы тиешле дәрәҗәдә эшләү уракны сыйфатлы һәм вакытында башкару нәтиҗәсендә мөмкин булды, аннан барлык технология эшләрен башкарырга җитәрлек күләмдә техника, ягулык-майлау материаллар, ашлама һәм гербицид бар иде, - ди агрофирманың баш агрономы Нияз Закирҗанов.

Иртә яуган яңгырлар да үсентеләр үсәргә алшарт булды. Иртә чәчкәч, агрофирма бүлекчәләре иртә уракка да төште. Бөртеклеләрне вакытында җыйнау зарур, юкса, ул уңышын югалта башлый.

Агрофирма көзге чәчү эшләрен дә уңышлы тәмамлады. Хуҗалык басуларына 330 гектарда көзге рыжик, 2961 гектарда көзге бодай чәчелде. Бүгенге көндә агрофирмада татлы тамыр алу эше дә алып барыла. “Зәй”дә татлы тамыр барлыгы 2341 гектар мәйдан били, аның 30 проценты алынган инде. Чөгендер алу 725 гектар мәйдан биләгән “Алга” бүлекчәсе басуларында алып барыла. Әлеге бүлекчә агрофирмада иң күп чөгендер игүче хуҗалык санала. Татлы тамыр җыйнауда исә Айдар Галимов, Расим Мөфтиев, Фәнил Гыйләҗиев тырыш хезмәт куя, диелгән район хәбәрендә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10