ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдән Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы
Лаештагы авариядә Чувашстаннан килгән егет имгәнгән
Гомель шәһәрендә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшли
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак

Мәдәният

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев - “Туганлык” театр фестивале төп призеры

15 сентябрь 2017, 08:12

Уфада 7 - 14 сентябрь көннәрендә VI Халыкара "Туганлык" төрки телле театрлар фестивале узды.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Туганлык” фестивалендә "Иң яхшы режиссер эше" номинациясендә лауреат булды. Театр фестивальгә Фәрит Бикчәнтәев куелышында “Дон Жуан” спектакле белән катнашкан иде. Спектакльгә шулай ук фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе тарафыннан махсус приз тапшырылды.

VI Халыкара "Туганлык" төрки телле театрлар фестиваленең лауреатлары кичә фестивальнең ябылу тантанасында билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, Уфада 7 - 14 сентябрь көннәрендә VI Халыкара "Туганлык" төрки телле театрлар фестивале узды. Атна дәвамында фестиваль жюриы һәм тәнкыйтьчеләр коллегиясе тугыз спектакль карап, үз бәясен бирде. Жюри рәисе – Рифкать Исрафилов иде.

VI Халыкара "Туганлык" төрки телле театрлар фестиваленең иң күп премияләре, аерым алганда, алты төп номинациянең өчесе һәм бер кызыксындыру номинациясе буенча премия, фестивальне гамәлгә куючыларның берсе булган М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрына тапшырылды. Фестивальнең иң яхшы спектакле дип Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында куйган "Антигона" спектакле танылды. Әлеге спектакльдә Креон ролен башкарган Олег Ханов - «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә, Лилия Галина, Антигона образы өчен, «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңеп чыкты. Әлеге спектакльдә Сакчы ролен башкарган Илдар Сәетовны жюри «Икенче пландагы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче дип билгеләде.

Тагын ике төп номинациягә К.Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия театры һәм «Жастар» Казах театры лаек булды. “Күкеле сәгать” спектакле буенча «Иң яхшы сценография» номинациясендә Валерий Яковлев бүләкләнде. «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясе буенча приз «Жастар» Казах театрының «Ревизор» спектакленә тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10