ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Аксубай дзюдочысы – Татарстан җыелма командасында

16 сентябрь 2017, 23:00

Аксубай спортчысы Ольга Шугаева – кабаттан югары үрләрне яулады.

(Аксубай,  16 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Казанда 21 сентябрь көнне Чабаксар шәһәрендә үтәчәк ПФО Чемпионатында катнашуга республика җыелма командасы вәкилләре ачыкланды, дип яза җирле басма.

Аксубай спортчысы Ольга Шугаева – кабаттан югары үрләрне яулады. Ул хөкемдарлар коллегиясен үзенең җитезлеге һәм осталыгы белән таң калдырды. Республика Беренчелеге үткәрелгән “Батыр“ спорт комплексы җитәкчелеге Аксубай дзюдо мәктәбенең көрәш техникасын югары бәяләде. Ярышларда Ольга атаклы шәһәр клубларында күнекмәләр алган дзюдочы кызларны егып салды. Финалда безнең спортчы ике яшькә өлкән Алабуга шәһәре дзюдочысына җиңелде. Әмма матур җиңүләре белән Ольга ПФО Беренчелегенә юллама ала алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10