ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Финанс министрлыгы 2018 елда хезмәт хакының 4,1 процентка артуын фаразлый

27 сентябрь 2017, 20:03

Бу максатларга бюджетта акча тулысынча салынган.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә хезмәт хакы 2018 елда реаль чагылышта 4,1 процентка, шул исәптән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арту хисабына күтәреләчәк.

Бу хакта илнең финанс министры Антон Силуанов Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт белән үткәргән киңәшмәсендә белдерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

Шулай ук, министр хәбәр иткәнчә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын индексацияләү өчен Россия бюджетында акча салынган.

"Тагын бер бурыч – 2012 елның май указында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын түләү буенча социаль йөкләмәләрне үтәү. Бу максатларга бюджетта акча тулысынча салынган. 2018 елдан ул тулы күләмдә башкарылачак ", – диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10