ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ел тәмамланганчы мөселман телеканалы эшли башларга тиеш – Татарстан мөфтие

28 сентябрь 2017, 15:22

Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзерге вакытта телеканалның контенты төзелүен билгеләп узды.

(Болгар, 28 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Ел азагына кадәр Татарстанда мөселман телеканалы эшли башлар дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Болгар ислам академиясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе бүген анда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы пленар утырышында катнашты.

"Хәзерге вакытта мөселман телеканалының контенты эшләнә. Телеканал тиздән, әлегә Интернет аша, эшли башларга тиеш. Яңа елга кадәр, иншаллаһ, гамәлгә ашар", – диде мөфти.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10