ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан прокуроры "Мактауга лаек хезмәте өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде

1 октябрь 2017, 12:47

Күкрәк билгесе хезмәт вазифаларын озак еллар намуслы башкарган өчен тапшырылды.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков “Мактауга лаек хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әлеге күкрәк билгесенә республика прокуратурасының җинаять-процессуаль һәм оператив-эзләү эшчәнлеге идарәсе бүлек җитәкчесе Айдар Йосыпов та лаек булган.

Шулай ук "Канунга тугрылык” билгесенең III дәрәҗәсе белән  идарәнең өлкән прокуроры Фәнис Гыйлметдинов бүләкләгән.

Идарә тармагы бүләкләрен Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләренә Казанга эшлекле сәфәре вакытында Россия генераль прокурорының беренче урынбасары  тапшырган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10