ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада "Курай баттл" үтәчәк

5 октябрь 2017, 08:32

Тамашачы яратып кабул итсә, әлеге шоуны яз көне дә кабатларга уйлыйлар.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Уфада танылган курайчылар "Курай баттл"да катнашачак. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

"Концертларга тамашачы ияләште, шуңа күрә гадәти булмаган шоу уйлап табу идеясе белән янып йөрдек, - дип җиткерде баттлның продюсеры Заһир Котлычурин. - Бу бәйге мәдәни тормышыбызга ямь өстәп җибәрер дип ышанабыз".

Оештыручылар фикеренчә, бәйгенең беренче өлешендә курайчылар халык көйләрен башкарса, икенче өлешендә алар эстрада-джаз оркестры белән берлектә чыгыш ясаячак.

Тамашачы яратып кабул итсә, әлеге шоуны яз көне дә кабатларга уйлыйлар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10