ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнә өлкәннәрен хөрмәтләү дәвам итә

7 октябрь 2017, 19:00

Аларның һәркайсын кадерле кунак итеп авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хакимов һәм мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева, мәктәп укытучылары каршы алды.

(Әтнә, 7 октябрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова).Әтнә районы Комыргуҗа мәктәбендә өлкәннәр белән очрашу узды, дип яза җирле басма.

Җирлеккә кергән авыллардан өлкәннәрне мәктәпнең Актлар залына, мул табыннар артына кунак итеп чакырганнар. Өстәлләрдә ни генә юк. Дөрес, өлкәннәр әйтмешли, ачлык заманы түгел - өйләребездә дә өстәлләр тулы сый -нигъмәт. Тик аш – ашка, урыны – башка дигәндәй, хөрмәте генә дә ни тора.

Мәктәп ишеге төбеннән һәркайсын кадерле кунак итеп авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хакимов һәм мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева, мәктәп укытучылары каршы алды. Өлкәннәр арасында яңа лаеклы ялга чыкканнары да, инде тугызынчы дистәне ваклаганнары да бар.

Укытучылар коллективы һәм мәктәп укучылары бәйрәм уңаеннан бик матур, эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Балаларның җанга җылы сүзләре, матур җыр һәм дәртле биюләре бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде. Шул ук вакытта авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәмәтҗанованың котлау сүзләре, чарага махсус кунак итеп чакырылган район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтовның ихлас теләкләре берәүне дә битараф калдырмады. Шунда ук ел барышында юбилейларын билгеләп үтүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды, - дип яза басма матбугат.

Монысы биредә инде матур традициягә әйләнгән. Кем кайда хезмәт куюга, кайдан лаеклы ялга чыгуына карамастан, һәркайсына күчтәнәч пакетлар тапшыру да өлкәннәрне хөрмәтләүнең бер билгесе. Аерып тормыйлар, һәр олы кеше кадерле биредә. Шунысын да әйтергә кирәк, боларның барысын да тормышка ашыруда иң төп терәк булып күмәк хуҗалык җитәкчелеге тора. Бәйрәм барышында аның җитәкчесе Айназ Хәкимовны да, җирлек башлыгы Әнәс Хәкимовны да бик җылы, матур сүзләр белән телгә алды олылар. Теләкләре дә изге һәм ихлас иде. Мәктәп коллективы да бик тырыш биредә. Уйлаганнарын тормышка ашырмый калмыйлар. Әнә шулай бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп яшәүләре изге ниятләрен тормышка ашыруда төп этәргеч булып тора. Эшләгән игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын дип телисе килә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10