ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Аксубайлылар билбау көрәше буенча ачык төбәк турнирында катнашты

9 октябрь 2017, 01:00

Александр Скворцов җитәкчелегендәге көрәш секциясе тәрбияләнүчеләре яңа спорт сезонын уңышлы ачып җибәрделәр.

(Аксубай, 9 октябрь, "Татар-информ", "Аксубай таңнары").  Александр Скворцов җитәкчелегендәге көрәш секциясе тәрбияләнүчеләре яңа спорт сезонын уңышлы ачып җибәрделәр, дип яза җирле басма.

Самара өлкәсенең Шентәле районында узган күчмә ярышлардан алар призлар алып кайттылар. Россия генераллары абыйлы-энеле Сидоровлар призына билбау көрәше буенча ачык төбәк турнирында Татарстан командасы (аның составында республиканың берничә шәһәреннән һәм районыннан спортчылар бар иде) Самара, Ульян өлкәләреннән, Башкортстан, Чуашстан республикаларыннан килгән күпсанлы катнашучылар арасында икенче урынны яулады.

Аксубайлылар да бу җиңүгә үз өлешләрен керттеләр – безнең исәптә дүрт беренче, ике икенче һәм ике өченче урын бар. Ильяс Вафин (Шәрбән), Илдус Кашапов (Түбән Татар Майнасы), Дмитрий Белов һәм Дмитрий Куклин (икесе дә Аксубайның 3 нче мәктәбеннән) “алтын“ призерлар булдылар. Адель Садыйков (Аксубайның 3 нче мәктәбе), Иван Куклин (Аксубай лицее) “көмеш“ призлар яуладылар. Александр Убейкин (Аксубайның 3 нче мәктәбе) һәм Ильяс Хәбибрахманов (Түбән Татар Майнасы) өченче призга ия булдылар


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10