ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районында Әфган ветераннары пенсиягә алдан чыгу мәсьәләләрен күтәрә

19 октябрь 2017, 07:00

Пенсия фонды белгечләре һәм юристлар аларга аңлатма бирде.

(Тукай районы, 19 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында Әфган ветераннары пенсиягә алдан чыгу мәсьәләләрен күтәрә. Пенсия фонды белгечләре һәм юристлар аларга аңлатма бирде, дип яза җирле басма.

Әфган ветераны Фәрит Галәветдинов башлангычы белән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны борчыган сораулар буенча Тукай районы «Якты юл» газетасы редакциясендә түгәрәк өстәл утырышы үтте. Район пенсия бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев, районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, адвокат Әлфия Гәрәева, аның ярдәмчесе Илдар Туктагулов катнашында шундый очрашу узды. Газета укучыларга телефон аша элемтәгә чыгу, сораулар бирү мөмкинлеге дә бирелде.

Әфган сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар күтәргән сорауларга тукталабыз. Телефоннан шалтырату:

– Әфган сугышында катнашучылар күбебез пенсия яшенә җитеп килә. Безгә алданрак лаеклы ялга китәргә мөмкин дигәнне ишеткәнем бар. Хак сүзме икән, әфганчылар өчен пенсия исәпләү тәртибе ничек икән, – дип шалтыраттылар редакциягә.

Бу сорауга Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев җавап бирде. Гамәлдәге кануннар әфган сугышында катнашучыларга пенсия исәпләүдә ташламалар бирми. Шушы көннәрдә генә Пенсия фондының Чаллы идарәсенә дә әлеге җәһәттән берничә шундый мөрәҗәгать булган, аларга язмача аңлатма бирелгән. Пенсия исәпләүдә ташламалар бары тик сугыш хәрәкәтләре инвалидларына карала. Ә инвалид булуны махсус медицина бюросы раслый.

Әфган ветераны Фәрит Галәветдинов:

– Әфган ветераннары закон нигезендә «Хезмәт ветераны» исеменә ия була ала. Әмма документларда хата китү яисә мөһерләр танылмый дигән сылтау белән социаль яклау органнары мөрәҗәгатьләрне кире бора.

Адвокат Әлфия Гәрәева:

– Әйе, чынлап та социаль яклау идарәләре мондый очракларда документларны кире бора. Документларда хата, төгәлсезлекләрне суд аша төзәтеп була. Бу катлаулы эш түгел. Без андый очракларда ярдәм итәргә әзер.

«Хезмәт ветераны» категориясенә каралган ташламаларны әфганчылар бүгенге көндә болай да ала. Әмма документларда хилафлыкларны төзәтеп, бу исемне дә алып кую кирәктер. Кем белә кануннар үзгәреп куеп, алар буенча бүтән өстенлекләр бирелә башласа, кулыңда бу статусны раслаучы документлар булу ышанычлырак.

Әфган сугышы ветераннары – федераль категория льготниклар, аларга ай саен акчалата һәм өстәмә социаль хезмәтләр җыелмасы буенча түләүләр каралган. Болар буенча район Пенсия бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев, районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова барысын да бөртекләп аңлатты. Ветераннарны сәламәтлекләрен ныгыту, реабилитация мәсьәләләре борчый. Хәзерге вакытта социаль иминиятләштерү фонды аша юллама алу мөмкинлеге бар. Ул чират нигезендә бирелә. Һәр ел саен юллама бирелергә тиеш дигән ялгыш фикер бар. Әлеге максатларга аерым бер кешегә зур булмаган сумма каралган һәм ул ел саен юллама алуга җитми. Чаллы шәһәрендә ветераннар госпиталендә дәвалану мөмкинлеге бар. Әмма бу гына җитәрлек түгел, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар өчен махсус реабилитация үзәкләре булсын иде, дигән теләген җиткерде Фәрит Галәветдинов. Сораулар булган очракка очрашуда катнашучылар Фәрит Галәветдиновка туры телефоннарын бирде, диелән район хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10