ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан егете Абу-Дабида узган WorldSkills чемпионатында "алтын" яулады

19 октябрь 2017, 19:58

"Бу хисне әйтеп бетереп булмый", - дип шәрехләде үз җиңүен Вадим Поляков.

(Абу-Даби, 19 октябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Татарстаннан Вадим Поляков “Суыткыч техника и кондиционерлаштыру” компетенциясендә алтын медаль яулады.

КНИТУ (КХТИ) студенты 2015 елда WorldSkills ил чемпионатында өченче урынны яулаган иде, икенче елны ул Европа чемпионы булды һәм Россия җыелмасына “Суыткыч техника и кондиционерлаштыру” компетенциясендә алтын медаль өстәде.

“Бу хисне әйтеп бетереп булмый. Ничек килеп чыккандыр, белмим. Барысы да авыр, киеренке булды, алга чыгу кыен иде. Еллар дәвамында күнекмәләр, тренерлар белән эш практикасы – шулар нәтиҗәсендә җиңүгә килдем мин. Монда булганым өчен барыгызга да бик зур рәхмәт”, – дип шәрехләде үз җиңүен Вадим Поляков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10