ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдән Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы
Лаештагы авариядә Чувашстаннан килгән егет имгәнгән
Гомель шәһәрендә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшли
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак

Рәсми Татарстан

Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды

19 октябрь 2017, 21:48

44 нче WorldSkills дөнья чемпионатының ябылу тантанасында Россия делегациясенә халыкара ярышларның әләме тапшырылды.

(Абу-Даби, 19 октябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатының ябылу тантанасында WorldSkills әләмен тантаналы шартларда Россия – һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын кабул итеп алачак ил делегациясенә тапшырдылар. Киләсе чемпионат Казанда узачак.

Әләм Россия делегациясе башлыгы – РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары, WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 2019 елда Казанда дөнья чемпионатына әзерләнү һәм уздыруның оештыру комитеты рәисе Ольга Голодецка тапшырылды. Аның белән бергә әләмне Татарстан Президенты, оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар кабул итеп алды.

Казанда чемпионат 2019 елның 29 август – 3 сентябрь көннәрендә уза. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10