ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Авыл

Саба районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә

24 октябрь 2017, 08:00

Кукурузны “Саба” җәмгыятенең Тимершык бригадасында 460 гектар мәйданда үстергәннәр.

(Саба, 24 октябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Зәмирә Сәмигуллина). Октябрь аен авыл хуҗалыгында кукуруз ае дисәк тә ялгыш булмас. Яңгыр явамы, карлы яңгырмы кырдан кукурузны җыйнау чоры бу. Район буенча 19 октябрьгә 4050 гектар мәйдан урылып, барлыгы 81 мең тонна силос салынган. Гектардан уңыш чыгышы елына күрә куандырырлык. Ветеринария белгечләре дә терлекчелек тармагында кукуруз бөртегеннән җитештерелгән аксымга бай катнашазык куллану, кышкы чорда сыерлар продуктлылыгына бик күпкә уңай тәэсир итә, дип за район газетасы.

Кукурузны “Саба” җәмгыятенең Тимершык бригадасында 460 гектар мәйданда үстергәннәр. Бүгенге көнгә хуҗалыкта кукуруздан 5 мең тонна силос салынган.

–Узган ел һәр гектарыннан 250 центнер уңыш җыеп алсак, быелгы күрсәткеч 300-312 тирәсе, – ди хуҗалык агрономы Дамир Мөхәммәтҗанов, силос салуның барышы белән танышырга килгәч. - Елына карата әйбәт күрсәткеч инде бу. Иртә өлгерә торган, бөртеккә игелүче Кубанский 101, Бэмо-182 сортларын чәчкән идек. Бэмо-182не чәчкән юк иде, быел беренче тапкыр, елына күрә килеште. Яз салкын булды бит, кукурузлар җәй уртасыннан гына үсеп киттеләр. Көзге бодай җыеп алынган, җире дә көздән яхшылап эшкәртелгән иде. Бу басудан бодайны да узган ел гектарыннан 50 центнер алган идек, кукуруз уңышы да куандырырлык булды. Ә менә бөртеккә үстерелгән кукурузның уңышы әллә ни мул күренми, әле ул басуда эш башланмады. Бөртек өчен игелгән кукуруз сабагында бер чәкән булса, яхшы, дип уйлыйм. Бер чәкәнне 700-800 грамм авырлыкта, бер гектарда 100 мең үсемлек була дип исәпләсәк тә, 70-80 центнер уңыш була дигән сүз. Яңгырлы көннәрне дә исәпләсәк, ике атна чамасы алабыз инде кукурузны. Һава торышы яхшы булганда көнгә 30 гектар чамасы кукуруз җыелды. Без барганда 140 гектарлы кырда эш бара иде. "Ягуар" комбайнында Булат Габделхаков урган яшел массаны һава торышы аяз, аяк асты коры булганда "КамАЗ"лар ташыган. Яңгыр яуганда ташу эшенә тракторчылар тартылган. – Ике баз тулды, калганын курганнарга салабыз. Уручы “Саба” җәмгыятеннән, ташучылар үзебезнең егетләр – Әнәс Бәйрәмов, Айрат Мирсәетов, Фәргат Нәгыймов, Ленар Сибгатов, Илназ Сибгатов, Альберт Хәйруллин, – ди агроном.

Чокырга салынган яшел массаны тыгызлау өчен аны тәүлек буе таптау оештырылган. Бу эшне “Джон Дир” тракторында Солтан Хәйруллин, “К-⁠700”та Илсур Вәлиев башкара. Көнне төнгә ялгап эшләмичә булмый да, кукурузны урып силос салу гына түгел, азыкның сыйфатлы булуы да зур роль уйный, диелгән район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10