ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан федераль университеты дөньяның иң яхшы университетлары рейтингына кергән

25 октябрь 2017, 16:41

Дөньяның иң яхшы университетлары рейтингында Россиянең 15 югары уку йорты арасында Казан (Идел буе) федераль университеты да урын алган.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). U.S. News & World Report медиакомпаниясе бастырып чыгарган U.S. News Best Global Universities 2018 дөньяның иң яхшы университетлары рейтингында Россиянең 15 югары уку йорты арасында беренче тапкыр Казан (Идел буе) федераль университеты кергән. Бу хакта Россия югары уку йортларының көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү буенча “5 — 100” проекты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге исемлеккә эләгү өчен, университетка Clarivate Analytics глобаль репутация сораштыруы нәтиҗәләре буенча "Топ-250" гә эләгергә яисә 2011 — 2015 еллар эчендә Web of Science Core Collection мәгълүматлар базасында 1,5 меңнән дә ким булмаган басма булдыру кирәк.

Әлеге рейтинг 13 индикатордан тора. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, рейтингта Россия югары уку йортлары саны артуы - “5 — 100” проекты эшчәнлеге нәтиҗәләре.
Россиядән иң яхшы урыннарны рейтингта М. В. Ломоносов исемендәге университет – 267нче урын; НИЯУ МИФИ — 438 нче урын; Новосибирск дәүләт университеты — 471 нче урын; шулай ук Мәскәү физика-техник институты 534 нче урын белән яулаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10