ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әгерҗедә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узачак

1 ноябрь 2017, 10:32

Хәзерге вакытта конкурста катнашу өчен 26 кеше теләк белдергән, аларның иң кечкенәсенә - өч яшь.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). 5 ноябрьдә Әгерҗе шәһәре "Нур" мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында Коръән уку бәйгесе узачак. Әлеге чара иртәнге тугызда башлана, дип Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге дүрт яшь төркемендә оештырыла: 7 яшькә кадәр, 7-12 яшьлекләр, 12-16 яшьлекләр, 16 яшьтән өлкәнрәкләр. Төп таләп – Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес, аһәңле уку.

Конкурс ир балалар һәм кызлар арасында оештырыла.

Жюрига Алабугадан Коръән-хафиз Илгизәр хәзрәтне көтәләр.

Хәзерге вакытта конкурста катнашу өчен 26 кеше теләк белдергән, аларның иң кечкенәсенә - өч яшь.

Кызыксындырган сорауларны algizzattu@gmail.ru электрон адресына язып җибәрергә кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10