ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда 16 яшьлек кызны чит ил машинасы бәрдергән

1 ноябрь 2017, 11:08

Юл-транспорт һәлакәте Маршал Жуков урамында кыз тиешсез җирдән юлдан чыгып барганда килеп чыккан.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Чаллыда “Тойота” машинасы 16 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Маршал Жуков урамында 41 яшьлек чит ил машинасын йөртүче светофорның кызыл утында чыгып килүче кызны бәрдергән.

Көллият студенты, баш мие селкенеп һәм күпсанлы җәрәхәтләр белән, хастаханәгә озатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10