ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Можгада үткән Коръән укучылар бәйгесен балалар бәяләгән
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Мәдәният

"Әлиф" һәм "Кибет" татар спектакльләре җиде номинациядә "Алтын битлек" номинанты булды

2 ноябрь 2017, 14:14 , Фото: Рамиль Гали

"Алтын битлек" милли татар премиясенең лонг-листында Камал театрының ике спектакле бар.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген "Алтын битлек" милли театр премиясе номинантлары билгеле булды һәм исемлектә Татарстан театрлары бар. "Әлиф" спектакле исемлектә "Зов начала" исеме белән бара һәм ул өч номинациядә тәкъдим ителә. Болар - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла.

"Татар-информ" беренчеләрдән булып авторларны уңышы белән котлады. "Мин нәтиҗәләр белән канәгать. Яшь композитор Эльмир Низамовның эше дә билгеләп үтелер дип уйлаган идем. Жюри башкачарак хәл иткән", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Туфан Имаметдинов.

Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле дүрт номинация буенча "Алтын битлек"кә тәкъдим ителгән. Болар - "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә - Олжас Жанайдаров.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчөнтәев Башкорт дәүләт драма театрында куйган "Антигона" спектакле дә "Иң яхшы спектакль" номинациясенә кертелгән, ә Фәрит Бикчәнтәев үзе "Иң яхшы режиссер" номинациясендә.

"Алтын битлек" милли татар премиясенең лонг-листында Камал театрының ике спектакле бар - Фәрит Бикчәнтәев Илдар Юзеев пьесасы буенча куйган "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле һәм Кәрим Тинчурин пьесасы буенча Георгий Цхвирава куйган "Җилкәнсезләр" спектакле. "Бөтен ил буенча сайлап алынган 107 спектакль арасында безнең ике спектакль булу ул зур дәрәҗә", - ди Театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов.

"Алтын битлек" театр премиясе сайтында бүген 2016-17 ел номинантлары исемлеге эленде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10