ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда атна дәвамында сирәк кушылган исемнәр - Ализа, Сөембикә, Стефан, Амилия һәм Чыңгыз

3 ноябрь 2017, 12:25

Узган атнада башкалада 412 бала туган.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 412 бала (227 малай һәм 185 кыз) тууы теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе. 

Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә - 43. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә - 49. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 960 һәм 4940 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Алисә, Виктория, Илья, Булат, Мәликә, Макар, Артур, Гадел, Сәидә, Мансур, Кәрим. Сирәк кушылган исемнәр: Ализа, Сөембикә, Стефан, Ләлә, Лидия, Амилия, Зәмирә, Луиза, Бәхтияр, Нәфис, Леон, Ария, Таисия, Чыңгыз.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 162 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 19 булса, иң өлкәннәренә – 69 һәм 59 яшь. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10