ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Васил Шәйхразиев "ТНВ" телекомпаниясен “Мобиль репортер” форматында актив эшләргә чакырды

3 ноябрь 2017, 12:32

Казанда “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция бара.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев "ТНВ - Яңа гасыр" телекомпаниясен “Мобиль репортер” форматында активрак эшләргә чакырды.

Искәртеп узабыз, Казанда “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция бара.

 

Бүген конференция кысаларында үткән "Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр: үзара багланышлар тәҗрибәсе" дигән “Түгәрәк өстәл” утырышында "ТНВ - Яңа гасыр" телекомпаниясен баш мөхәррире Данил Гыйниятов телевидениенең Татарстаннан читтә яшәүче татарлар тормышын яктырту буенча актив эшчәнлеге турында сөйләде. Россия шәһәрләре белән беррәтән, Казахстанда корпункт ачылачагын хәбәр итте.

“Калининградтан Камчаткага кадәр татарлар тормышы телевидениедә яктыртылып барырга тиеш һәм корпунктлар булырга тиеш – монысы бер. Шулай ук чит илләр белән дә эш алып барылырга тиеш. Америка, Австралия, Европа илләре, Финляндиядә татарлар күп яши. Без бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигеп, аларның тормышын күрсәтергә тиешбез”, - диде утырышның модераторы Васил Шәйхразиев.

Ул финансларны тапкан очракта да, кадрлар проблемасы килеп туачагын әйтте. “Алып баручылар татар кешеләре булырга тиеш һәм тапшырулар татар телендә булырга тиеш, - диде ул. - Без форматыбызны алыштырырга тиеш. Россия күләмендә комментарийлар белән “Мобиль репортер” күрсәтелә. Безнең видеосюжетлар ясаучы яшь татарларыбыз күп. Андыйлар өлкәннәр арасында да бар. Смартфон белән төшергән видеосюжетларны сезгә бирә алабыз. Ә сез аны комментарийлар белән тиз арада күрсәтә аласыз”, - дип тәкъдим итте ул телеканалның баш мөхәрриренә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10