ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәк башлыклары медиарейтингында – лидер

9 ноябрь 2017, 18:48

Республика лидеры гаммәви матбугат чараларында 9906 тапкыр телгә алынган.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның октябрь аенда Идел буе федераль округы төбәк башлыклары медиарейтингында лидер булды. Республика Президенты гаммәви матбугат чараларында 9906 тапкыр телгә алынган.

Тикшеренүләрне “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик компаниясе әзерләгән.

Идел буе федераль округы рейтингында икенче урынны Түбән Новгород өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин, өченче урынны Самара өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров яулаган.

Россия төбәкләре башлыклары рейтинг-битендә Рөстәм Миңнеханов 7 нче баскычта тора. Югарырак баскычларда Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечен башлыгы Рамзан Кадыров, Мәскәү өлкәсе башлыгы Андрей Воробьев, Приморье крае губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко, Дагыстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев, Омск өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Бурков.

Рейтинг 42 мең 900дән артык гаммәви матбугат чарасы чыганакларына нигезләнеп төзелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10