ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Актаныш мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде

27 ноябрь 2017, 16:12

Мәдәният йорты янына рәссам Халит Гайнетдинов ясаган стела да урнаштырылды.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Актаныш районы мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде. Мәдәният йорты янына рәссам Халит Гайнетдинов ясаган стела да урнаштырылды. Бу хактагы хәбәр Актаныш районыннан килеп иреште.

Район газетасы искәртеп үткәнчә, әлеге исемне бирү турында җырчыны соңгы юлга озату чарасында Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев та хәбәр иткән иде.

“Безнең әле Әлфия Авзалова белән бәйле чаралар моның белән генә чикләнми. 15 гыйнварда Казанда, Актаныш якташлык җәмгыяте белән берлектә, Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе уздырырга тыенабыз. Җәйгә Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара фестиваль үтәчәк”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхәев.

Бөек татар җырчысының истәлеген яңарту – бүген Актанышта берләштерелеп уздырылган мәдәни чараларның берсе иде. Район үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәле ачылган, район мәдәният йортында “Актаныш таңнары” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан зур кичә үткәрелгән, шулай ук район гамәлгә куйган Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшыру чарасы да үткәрелгән. Быел әдәби премия Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка бирелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10