ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Җәмгыять

Һөнәри белем алган инвалидларның 55 проценты эшкә урнаша

30 ноябрь 2017, 15:47 , Фото: Султан Исхаков

Һөнәри белем алган инвалидларның 55 проценты эшкә урнаша Быел мөмкинлеге чикле 371 кеше һөнәри белем алган.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 287 377 инвалид исәпләнә. Шуның 14706сы - инвалид балалар. Быел мөмкинлеге чикле 371 кеше һөнәри белем алган яки белемнәрен арттырган.

Гомумән алганда, 2017 елда мәшгульлек үзәкләре аша, инвалидлык категориясенә керүче 2597 кешегә һөнәри белем алу, эшкә урнашу яки өстәмә белемгә ия булу тәкъдим ителгән.

“Шәхси тернәкләндерү программасына яраклы рәвештә, хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләргә укытабыз. Болар арасында сакчы, ЭВМ операторы, хисапчы, персонал белән эшләү менеджеры, тегүче, пешекче һ.б.лар бар”, – диде Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, һөнәри белем алганнан соң инвалидларның 55%ы эшкә урнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр