ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

О.Окунева: Демографик сәясәтне үзгәртү буенча Президенттан мөһим инициативалар яңгырады

1 декабрь 2017, 17:58 , Фото: gossov.tatarstan.ru

О.Окунева: Демографик сәясәтне үзгәртү буенча Президенттан мөһим инициативалар яңгырады Дәүләт Советында демографик вазгыятьне яхшырту турында сөйләштеләр.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты демографик сәясәтне яхшырту буенча Владимир Путинның инициативаларын гамәлгә ашыру буенча эшләргә әзер. Моның өчен алар хокукый база формалаштырачак. Бу хакта бүген Казанда журналистларга Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Ольга Окунева хәбәр итте.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанның Дәүләт Советында Дәүләт Думасы комитеты төбәкләрдә демографик сәясәт һәм балалы гаиләләрнең тормышын яхшырту темасына багышлап “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрде.

“Россия Президенты һәр тәкъдимгә игътибарлы. Аның инициативалары буенча эшләргә әзербез. Президент ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә адреслы ярдәм турында сөйләде. Бу гаиләләр ярдәмне билгеләнгән срокларда алачак», - дип белдерде Ольга Окунева.

Билгеле булганча, Владимир Путин 2018 ел башыннан беренче бала туып 1,5 яшькә җиткәнче айлык пособие түләүне кертергә тәкъдим итте. Бу бала карау өчен моңарчы булган дәүләт пособиесенә өстәмә рәвештә. 2018 елда ул 10 мең 523 сум, 2019 елда 10 мең 836 сум, 2020 елда 11 мең 143 сум тәшкил итәчәк. Илбашы бу ярдәмнең чыннан да мохтаҗ гаиләләргә адресланганын, шул нисбәттән, гаиләләрнең матди хәленә, ягъни кеременә игътибар биреләчәген әйткән.

Россия Президентының демографик сәясәтне яхшырту юнәлешендә инициативалары моның белән генә тәмамланмый. Ольга Окунева искәрткәнчә, Владимир Путин ана капиталы программасын 2021 елның 31 нче декабренә кадәр озайтмакчы.

"Демография өлкәсендә дәүләт сәясәтен үзгәртү буенча Президент тарафыннан мөһим инициативалар яңгырады", - дип белдерде Ольга Окунева. Депутатлар Илбашы тәкъдим иткән чаралар демографик вазгыятьне яхшыртыр дип өмет баглый.

Моннан тыш, Ольга Окунева журналистларга Россиянең 60 төбәгендә өченче һәм аннан соңгы балаларга 3 яшькә кадәр пособие түләнүен әйтте. "Моны ана капиталына да тиңләп була. Ай саен 10 ар мең булса, 3 елда 400 мең сумга якын", - ди ул. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, ни кызганыч, донор төбәк булганга, Татарстанга бу кагылмый. "Сездә болай да бик яхшы программалар гамәлгә ашырыла. Без республика җитәкчелегенә, Президентка моның өчен рәхмәтле", - ди Ольга Окунева.

Утырышта Татарстанда демографик һәм социаль сәясәт өлкәсендәге эш турында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сөйләде. Аның әйтүенчә, Татарстанда бала табарга теләүчеләр арткан очракта, йөклелек чорында барысы да даими табиблар күзәтүендә булуга да, бала табу йортларына кабул итүгә дә Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы әзер. "Россия Президенты Владимир Путин белдергән барлык инициативалар, миңа калса, күпчелек гаиләләр өчен күңелгә бальзам кебек булачак. Бу чаралар балалар саны артуга китерер дип уйлыйбыз", - ди вице-премьер.

Белешмә өчен. 2016-2017 елларда балалар туу коэффициентының кимүе күзәтелә. 2015 елда илдә 1 млн 940 мең 579 бала туган булса, 2016 елда 1 млн 888 мең 729 нарасый якты дөньяга аваз салган. Быел исә, гыйнвардан августка кадәр Россиядә, 2016 елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 144 мең балага әзрәк туган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10