ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда Татарстан Президентына инвалид балалар катнашында әзерләнгән календарь күрсәттеләр

3 декабрь 2017, 18:06 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Чаллыда Татарстан Президентына инвалид балалар катнашында әзерләнгән календарь күрсәттеләр Рөстәм Миңнеханов фотографияләрне социаль челтәрдәге үз битенә урнаштырган.

(Чаллы, 3 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда хастаханә клоуннары Татарстан Президентына инвалид балалар катнашында әзерләнгән календарь күрсәтте. Бу хәл IV Республика социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган форумда булды, дип хәбәр итә форумда катнашкан Вероника Шокилбаева.

Рөстәм Миңнеханов Чаллы җәмәгатьчеләре белән әңгәмә корганнан соң, фотографияләрен социаль челтәрдәге үз битенә урнаштырган.

Татарстан Президенты белән әңгәмә вакытында алар Яңа елга “Һөнәрләр дөньясы” календарен чыгарырга әзерләнүләрен җитергән.

Искәртеп үтик, Чаллыда “Хастаханә клоуннары” проекты 2012 елдан гамәлгә ашырылып килә. Атна саен анда катнашучылар Кама балалар медицина үзәгендә һәм психоневрология диспансерында авыру балалар янында була. Алар шулай ук 24 инвалид бала катнашучы “Уян” – “Проснись” инклюзив театрында да эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10