ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә

4 декабрь 2017, 15:05

Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә Республиканың кайбер районнарында бозлы яңгыр яварга, юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

5 декабрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә яңгыр, юеш кар, ә кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук буран, томан һәм бозлавык хакында кисәтә. Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.

Казанда төнлә юеш кар, урыны белән бозлы яңгыр явачак. Көндез Татарстан башкаласында юеш кар көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук төнлә Казанда урыны белән бозлавык, томан булачагы, көндез буран чыгачагы хакында хәбәр итә.

Республикада җилнең тизлеге секундына - 15-20, ә Казанда 15 метрга җитәргә мөмкин.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10