ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

РФ Дәүләт Думасы депутаты «Язылу бүләк ит» хәйрия акцисенә кушылды

7 декабрь 2017, 12:48

РФ Дәүләт Думасы депутаты «Язылу бүләк ит» хәйрия акцисенә кушылды Илдар Гыйльметдинов Татарстанның дүрт районындагы мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләрен республика басмаларына яздырды.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Язылу бүләк ит» хәйрия акцисенә кушылды. Ул Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле һәм Арча районнары китапханәләрен ярты елга республика басмаларына яздырды. Бу хакта депутатның ярдәмчесе Лилия Гайнетдинова хәбәр итте.

Шулай ук Биектау Мәдәният йорты, Әтнә районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Буа ветеринария техникумы һ.б. мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләренә дә ярты ел буе депутат яздырган газета-журналлар килеп торачак.

Яңа елга кадәр теләгән һәркем «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең хәйрия акциясендә катнаша һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, пенсионерлар, инвалидларны вакытлы матбугатка яздыра алачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10