ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Дин

Коръәннең хәзерге татар телендә тәфсире әзерләнә

8 декабрь 2017, 12:33

Коръәннең хәзерге татар телендә тәфсире әзерләнә 2018 елда Изге Китапны татар телендә бер томда чыгарырга ниятлибез, ди мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Коръәннең хәзерге татар телендәге тәфсире бер томда 2018 елда дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хәбәр итте.

“Асыл максатыбыз борынгы тәфсирләребезгә халкыбызны кайтару, - ди Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. - Коръән тәрҗемәсен әзерләгәндә иң авыры гарәп телендәге сүзләрнең мәгънәсен хәзерге заман татар телендә аңлатырга сүзләр табу булды. Ә бит заманында борынгы татар телен белгән кеше бөтен галәм белән сөйләшә алган. Борынгы татар телен белгән кешене Һиндстанда да аңлаганнар. Заманында татар бөек милләт булган. Хәзерге көндә татар телебез бик ярлыланган.

Коръәнне татарчага тәрҗемә кылу проектында 6-7 кеше эшли. Алар арасында тел һәм дин галимнәре бар. Россия буенча таралган татар телле галимнәргә дә хезмәтебезне тикшереп чыгарга тәкъдим итәчәкбез. Безнең күзләребез күрмәгәнне дөресләячәкләр. Хәзер инде фундаменталь үзгәрешләр кертелмәячәк, шулай да Россия галимнәре үз фикерләрен белдерәчәк”.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белән тулы әңгәмәне intertat.tatar республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10