ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Җәмгыять

Ятим балалар өчен 305 торак бина Татарстан милке итеп алынган

9 декабрь 2017, 13:39 , Фото: Рамиль Гали

Ятим балалар өчен 305 торак бина Татарстан милке итеп алынган Ятим балаларга торак фондыннан фатир яллау килешүе буенча 203 торак бина бирелгән.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча фатир белән тәэмин итү өчен 305 торак бина Татарстан Республикасы милке итүгә килешү төзелгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференияне Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов 2017 елда программа кысаларында ятим балаларны торак белән тәэмин итү процессын катгый контрольдә тотарга йөкләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10