ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдәге Түбән Новгород татарлары якташлык бәйрәмен уздырды

13 декабрь 2017, 12:47

Мәскәүдәге Түбән Новгород татарлары якташлык бәйрәмен уздырды "Нижгар якташлыгы" дип аталса да, Мәскәү татарларының илнең төрле якларыннан җыелган икәнлеге билгеләп үтелде.

(Мәскәү, 13 декабрь, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Түбән Новгород татарларының Мәскәүдәге "Нигез" якташлыгы беренче "Нижгарfest" бәйрәмен уздырды.

"Нигез" якташлыгы кайчандыр Түбән Новгород өлкәсе авылларыннан Мәскәүгә күчеп килгән татарларны берләштерә. "Безнең якларның матур гадәте бар – язмыш кая гына ташламасын, шул урында авылдашлар бер-берсен эзләп таба, һәр авылның диярлек үз якташлыгы эшли башлый. Чит җирләрдә яшәүче авылдашлары туган якларына төрлечә ярдәм итәргә тырыша – акча җыеп, үз туган авылына мәчет, мәктәп салдыра, башкача булыша", – дип сөйләде оештыручылар.

"Нижгарfest" шул кечкенә якташлыкларны барлап, берләштерү максаты белән оештырылган чара.

"Нижгарfest"ны оештыручыларның берсе Гөлнара Незаметдинова әйтүенчә, якташлыкның беренче очрашуында кеше аз булыр, дип көтелгән. Ә нәтиҗәдә очрашу оештырылган Татар милли-мәдәни үзәгендә чарада катнашырга теләүчеләргә урын да җитмәгән. Тамаша залында да, милли ярминкә урнашкан фойеда да, мәдәни үзәкнең икенче катында оештырылган, якташлары рәссам Әмир Хәмзинның шәхси күргәзмәсендә дә, өченче катта "Хәят" кафесы оештырган чәй табыны янында да аншлаг иде.

"Нишлисең, Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелегенең күпчелеге — Нижгар ягы татарлары", – дип аңлатты бу хәлне үзе дә Нижгар якларыннан булган Илдар Фәйзуллин. Күпләр өчен ул социаль челтәрдәге иң зур татар паблигы – "Татары и Татарочки"ны оештыручы буларак таныш.

Түбән Новгородта Татар авылларының һәрберсен исемләп беләләр. Экранда һәрбер авыл турында аерым бер видеомәгълүмат күрәстелде. Фестиваль шул видеороликлар, якташлар концерты, рәсми котлаулар, викториналар белән үрелеп барды. Якташларын сәламләргә Чүмбәли авылында туган Рбишчә авылы килене, Татарстанның атказанган артисты, Мәскәүдәге М.Җәлил исемендәге татар мәктәбе директоры Роза ханым Хәбибуллина, Яндәвишчә авылында туган Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган артисты Наилә ханым Фатехова, Кызыл Октябрь районы башлыгы Хәлит әфәнде Сөләйманов һәм бүтән талантлы райондашлары, авылдашлары килгән иде.

"Станкин" Мәскәү дәүләт технологик университеты доценты, техник фәннәр кандидаты Рамил Нәҗметдинов та авылларны барлап торырга, якташлар белән аралашып, ярдәмләшеп яшәргә чакырды: "Академиклар каршында чыгыш ясарга каушамыйм, ә менә сезнең алдыгызга татарча чыгыш ясар алдыннан дулкынланам," – дип чын Нижгар диалектында сөйләде ул. 

Алып баручыларның: "Нижгарларның иң төньяктагы якташлары кайда яши?" – дигән соравына: "Финляндиядә!" – дип җавап биргән тамашачы апа фестиваль иганәчеләреннән бүләк алды. Алып баручылар оештырган викторинада башка кызыклы сораулар да җитәрлек иде – Түбән Новгородтагы Җәмигъ мәчете кайчан йөз еллыгын бәйрәм итәчәген, регионда ничә татар авылы барлыгын, Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылу даталарын да тамашачылар яхшы белә булып чыкты.

"Нижгар якташлыгы" дип кенә аталса да, төп фикер беренче видеокадрларда ук яңгырады: "Безнең милләт төрле: казан татарлары, нижгарныкылар, әстерханныкылар, себернекеләр, хәтта Дунай татарлары да бар. Тик без барыбыз да – татарлар. Сез шуны хәтерлисезме?" – диелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10