ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мәскәү метросында 100ләп кеше эвакуацияләнгән

20 декабрь 2017, 09:51

Мәскәү метросында 100ләп кеше эвакуацияләнгән
 Янгын Локомотив бригадасы тарафыннан сүндерелгән, поезд тыныч урынга озатылган.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә Царицыно метросы станциясендә электричка вагоннарының берсенә ут капкан. Әлеге хәл кичә кич 20 сәгать 35 минутта булган. Янгын чыккан электричкадан 100ләп пассажир эвакуацияләнгән, дип хәбәр итә “Интерфакс” үз чыганакларына сылтама белән.

Янгын локомотив бригадасы тарафыннан сүндерелгән, поезд тыныч урынга озатылган.

Әлеге хәл буенча рәсми шәрехләү әлегә юк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10