ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Можгада үткән Коръән укучылар бәйгесен балалар бәяләгән
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Мәдәният

Римма Ратникова Рамил Гали күргәзмәсе турында: Рәссамның Казанга карашы кызыклы

21 декабрь 2017, 15:32 , Фото: Александр Эшкинин

Римма Ратникова Рамил Гали күргәзмәсе турында: Рәссамның Казанга карашы кызыклы Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә «Татар-информ» агентлыгы фотографының шәхси күргәзмәсе уза.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Татар-информ» агентлыгы фотохәбәрчесе Рамил Гали үз эшләрендә Казанга кызыклы карашын чагылдырган. Фоторәссам гап-гади нәрсәләрдә башкалар игътибар итмәгән әйберләрне күргән. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова фоторәссамның «Туган як төсләре» дигән шәхси күрсгәзмәсе ачылышында шулай дип белдерде.

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә ачылган фотокүргәзмәдә авторның 26 хезмәте тәкъдим ителгән.

«Рәссамнар гап-гади нәрсәләрдә дә башкалар игътибар итмәгән әйберләрне күрергә сәләтле. ТР Журналистлар берлегендә күргәзмә оештырганы өчен фотографка рәхмәт әйтәсем килә. Рамил Гали республикада һәм чит илләрдә бик күп шәхси күргәзмәләр оештырды», - диде Римма Ратникова.

Күргәзмәдәге эшләр арасында табигать төп урынны алып тора. Бу – Казан, Зөя һәм Болгарның төсле фотолары. Алар соңгы ике елда төшерелгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10