ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан Президенты Рафис Борһановны билгеләү турында указга кул куйды

21 декабрь 2017, 14:57 , Фото: http://gossov.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рафис Борһановны билгеләү турында указга кул куйды Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рафис Борһанов кандидатурасын Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнүне бертавыштан хуплады.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Рафис Борһановны вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы указны имзалады.

“Рафис Тимерхан улы Борһановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп билгеләргә”, диелгән документ текстында.

Алдан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34нче утырышында әлеге кандидатураны депутатлар Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына бертавыштан хуплаган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10