ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Можгада үткән Коръән укучылар бәйгесен балалар бәяләгән
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Мәдәният

Римма Ратникова: Татарстанда фотографлар архивын кабул итеп алу проблемасы хәл ителмәгән

22 декабрь 2017, 10:12 , Фото: Александр Эшкинин

Римма Ратникова: Татарстанда фотографлар архивын кабул итеп алу проблемасы хәл ителмәгән Татарстан Журналистлар берлегендә танылган фоторәссам Рамил Галинең фотокүргәзмәсе эшли.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда фотографларның архивларын кабул итеп алу проблемасы хәл ителмәгән. Күптән өлгереп җиткән проблеманы Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова “Татар-информ” фотографы Рамил Галинең “Туган як төсләре” фотокүргәзмәсе ачылу тантанасында яңгыратты.

“Проблема бар. Безнең бик күп фоторәссамнарыбызның фотоархивлары бары тик аларның үзләрендә генә саклана. Аларда алтмышынчы елгы фоторәсемнәргә кадәр бар. Ул фоторәсемнәрне ничектер сатып алу яисә бүлешүләрен сорау проблемасы хәл ителмәгән. Аларда республика байлыгы булырдай уникаль кадрлар бар”, - диде Римма Ратникова.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Журналистлар берлегендә танылган фоторәссам Рамил Галинең фотокүргәзмәсе эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10