ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов Татарстан Элемтә министрлыгын IT-эшмәкәрләр белән активрак эшләргә чакырды

24 декабрь 2017, 15:54 , Фото: president.tatarstan.ru

Миңнеханов Татарстан Элемтә министрлыгын IT-эшмәкәрләр белән активрак эшләргә чакырды Профильле ведомство яшь IT-компанияләрне үстерү өлкәсендә начар эшли, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын яшь IT-эшмәкәрләр белән активрак эшләргә чакырды. Республика лидеры КФУда “Эшмәкәрлек фабрикасы” чыгарылышында шундый йөкләмә бирде.

“Эшмәкәрлек фабрикасы” мәгариф проекты чыгарылышыннан Юнир Муллаяров яшь IT-компаниянең киләчәктә 500 мең доллар табыш алу планы турында сөйләде. Бизнесмен сүзләренчә, бүген компания чит ил партнерлары белән эшли.

IT-бизнесны үстерүне тоткарлаучы факторлар һәм проблемалар буенча фикер алышканда, Татарстан Президенты мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновтан яшь компанияләр турында белмәвен ишеткәч, министрлык эшен тәнкыйтькә тотты.

“Начар эшлисез, IT-эшмәкәрләрне җыярга, аларның барысын белергә һәм ярдәм итәргә кирәк. Теләсә нинди форманы тап, чакыр, ярдәм ит, алга этәр”, - диде Миңнеханов.
Компанияләр максатка ирешсен өчен яшь эшмәкәрләрне кызыксындыру, зур бурычлар кую һәм шартлар булдыру зарур.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10