ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын террорчылыкка каршы пропаганданы көчәйтергә чакырды

25 декабрь 2017, 13:48 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын террорчылыкка каршы пропаганданы көчәйтергә чакырды «Уңай нәтиҗәләр күзәтелсә дә, безгә тынычланып калырга ярамый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика район һәм шәһәр башлыкларын террорчылыкка һәм экстремизмга каршы пропаганданы көчәйтергә, радикаль идеология йогынтысына бирелгән затлар белән системалы кисәтү эше үткәрергә чакырды.

Террорчылыкны кисәтү өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җыеннарны ачу тантанасындагы сәламләү чыгышында ул әнә шул хакта белдерде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, террорчылыкны кисәтү белән бәйле мәсьәләләр, алда торган Президент сайлаулары һәм футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын исәпкә алып, өстенлекле булырга тиеш.

«Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар, барлык халыкның көчен бергә тупламаган очракта, террорчылыкка каршы нәтиҗәле көрәш алып баруы мөмкин түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты искәрткәнчә, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү ил җитәкчелеге тарафыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү, икътисадны яңарту һәм торрыклы социаль-икътисади үсеш буенча дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше буларак карала.

«Уңай нәтиҗәләр күзәтелсә дә, безгә тынычланып калырга ярамый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10