ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен гамәлгә куйды

27 декабрь 2017, 18:27

Татарстан Президенты Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен гамәлгә куйды Ел саен 5 октябрьдә 100 әр мең сум күләмендә ике премия биреләчәк.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Мирза Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясен гамәлгә куйды. Бу хактагы боерык республика башлыгы рәсми сайтында дөнья күргән.

Ел саен 5 октябрьдә 100 әр мең сум күләмендә ике премия биреләчәк.

Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм Россиянең танылган педагогы һәм көнчыгыш телләрен өйрәнүче, ТР Фәннәр академиясе һәм россия мәгариф академиясе академигы, РФ атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтовның истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнә.

Комитет премиягә тәкъдим итүгә нигезләнеп, Татарстан Президенты тарафыннан бирелә. Премиягә дәгъва белдерү өчен 1 июльгә кадәр документлар тапшыру зарур.

Премиягә лаек булган затларга “М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты” исеменә лаек булучыларга акчалата бүләк, диплом, һәм мактау билгесе тапшырыла.

Татарстан Президенты ТР Министрлар Кабинетына на 2018 елдан башлап республика бюджетыннан премияне гамәлгә кую указын чынга ашыру белән бәйле чыгымнарга акча бүлеп бирүне тәэмин итүне йөкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10