ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

ТР Президентына Дубайда «хәләл лайфстайл» программасын тәкъдим итәчәкләр

28 декабрь 2017, 10:37 , Фото: prav.tatarstan.ru

ТР Президентына Дубайда «хәләл лайфстайл» программасын тәкъдим итәчәкләр Чара Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуы кысаларында уза.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Дубайга рәсми визит белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген 2017-2021 елларга исәпләнгән Halal lifestyle яңа икътисади стратегиясен тәкъдим итәчәкләр. Чара Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу кысаларында уза, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Соңгы елларда Татарстанда хәләл-индустрияне үстерүгә зур игътибар бирелә. Әлеге өлкә хакында KazanSummit форумнары кысаларында да актив фикер алышалар.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Дубайның Ислам икътисади үсеш үзәгендә булырга һәм Дубай Ислам банкы төркеме генераль директоры Аднан Чилван белән дә очрашырга ниятли. Моннан тыш, Татарстан Президенты «Тотрыклы Дубай шәһәре» территориясе белән танышачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10