ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты

Фән һәм мәгариф

Мәскәүдә җир асты байлыкларын өйрәнүгә багышланган конференция узачак

3 гыйнвар 2018, 09:00

Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәүдә 5-8 февральдә “Евразия җир асты байлыкларын өйрәнү һәм үзләштерүнең заманча технологияләре” Халыкара геологик-геофизик конференциясе узачак. Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның оештыручылары - Евро-Азия геофизик җәмгыяте Халыкара иҗтимагый оешмасы, Геофизик эзләнүләр һәм скважиналарда эш буенча фәнни-техник һәм эшлекле хезмәттәшлек буенча халыкара ассоциация, Россия геологик җәмгыяте иҗтимагый оешмасы. Чарада экспертлар, файдалы казылмалар чыгару һәм сервис буенча иң эре компанияләренең вәкилләре, җайланмалар җитештерүчеләр, шулай ук дәүләт структуралары, вузлар һәм фәнни-тикшеренү институтлары һәм үзәкләре вәкилләре катнашачак.

Катнашучылар конференция кысаларында түбәндәге мәсьәләләрне караячак:

- Региональ геофизик эзләнүләр;
- Нефть һәм газ геологиясендә яңа идеяләр;
- Нефть һәм газ чыганакларын геологик модельләштерү;
- Нефть һәм газ скважиналарында геофизик эзләнүләр һәм эшләр;
- Петрофизик модельләштерү;
- Сейсмик технологияләр;
- Скважина сейсморазведкасы;
- Геофизик җайланмалар һәм аппаратура;
- Азтирәнлекле геофизика;
- Рудалы чыганакларны өйрәнгәндә, геофизик тикшеренүләр;
- Диңгездәге тикшеренүләр һәм шельф ресурсларын үзләштерү;
- Нефть-газ тармагында суперкомпьютер технологияләре. Математик алымнар, программа һәм аппарат тәэмин ителеше;
- Геоинформатика.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр