(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). «Туым жондозы» керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең юбилей концерты быел Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында 13 гыйнварда булачак. Башлана – 16.00 сәгатьтә.
Концертның афишасы филармониянең рәсми сайтында һәм “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбленең социаль челтәрләрдәге битләрендә урнаштырылган.
Мәгълүмат өчен. “Туым жондозы” фестиваль-конкурсы үз алдына керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансамбль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя.